Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы юлларында “Игътибар, балалар!” операциясе үткәрелә

Юлларда балаларның зыян күрүләрен булдырмау өчен

15 майдан 5 июньгә чаклы ЮХИДИнең район бүлекчәсе "Игътибар, балалар!" кисәтү чарасы үткәрә.

Әлеге акция кысаларында район полиция хезмәткәрләре балаларны машинада йөрткәндә, җәяүлеләргә юл биргәндә хәрәкәт кагыйдәләрен бозуны булдырмау өчен рейдлар үткәрәчәкләр, балаларга һәм үсмерләргә, аларның ата-аналарына юл хәрәкәте кагыйдәләренең һичшиксез үтәлергә тиешлеген аңлатачаклар. Район дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да һәрчак, бигрәк тә җәйге каникуллар вакытында игътибарлы һәм сак булырга чакыра, дип хәбәр итте безгә ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәис Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев