Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендәге паркта “Наркотикларсыз тормыш” акциясе үткәрелде

2 июнь кичендә район үзәгендәге Геройлар паркында "Без наркотикларсыз тормыш яклы" дигән чара үткәрелде.

"Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында оештырылган әлеге кичә балалар арасында наркоманлыкны, тәмәке тартуны профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланды. Чарада төрле яшьтәге мәктәп укучылары, укытучылар, әти-әниләр катнашты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырлар, уеннар, табышмаклар аша наркотикларның үтергеч куркынычы хакында кабат искәрттеләр. Балалар да бу турыда үз фикерләрен әйттеләр, сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирүләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парк