Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 1202 гаилә ана капиталы сертификатына ия булган

Ана капиталы средстволарын түләү вакыты кыскартылды, дип хәбәр итә Пенсия фондының район идарәсе белгечләре.

Моңа кадәр ана капиталын алу гаризасын карауга бер ай һәм аның средстволарын күчерүгә тагын бер ай вакыт бирелә иде. Хәзер исә гаризаны өйрәнү вакыты бер ай дәвам итә, ә акчасын түләү срогы 10 көнгә кадәр кыскартыла. Шулай итеп, ана капиталы средстволарын алу хәзер гариза биргән көннән соң бер ай ун көннән озакка сузылмаячак.

Ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле районыбызда 1202 кеше ана капиталы сертификатына ия булган. Аларның 1033 е әлеге средстволарны файдаланган (освоили) инде. Күпчелеге аны торак шартларын яхшыртуга тоткан. Балаларының укуы өчен түләүгә файдаланучылар да бар. Исегезгә төшерәбез, ана капиталын тагын әни кешенең булачак пенсиясен формалаштыруга һәм инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләргә түләүгә дә кулланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев