Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 63 яшьлек ир-атны җиңел автомобиль бәрдереп китә

18 июньдә Юхмачы авылы аша үтүче олы юлда 63 яшьлек ир-атны җиңел автомобиль бәрдереп китә.

Җәяүле ир-ат юлда караңгы вакытта, төнге 11 ләрдә бара була. Җиңел автомобиль шоферы аны күрми. Бәрелү нәтиҗәсендә алынган җәрәхәтләрдән җәяүле ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче җан бирә.

ЮХИДИ бүлекчәсе баш инспекторы Рәис Сафин әйтүенчә, җәяүле юлда йөрү кагыйдәләрен тупас бозган. Аның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Ә бит юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре төнлә юлда йөргәндә җәяүленең өс киемендә алда, артта һәм ян-якта машина утын кире кайтаргыч элементлар булуны таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев