Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Армия көне алдыннан спорт ярышлары үткәрелде

Балалар иҗаты йортында 23 февраль көненә багышлап спорт ярышлары үткәрелде.

Һөнәр училищесы курсантлары, урта мәктәп һәм гимназиянең өлкән сыйныфларында укучы егетләр гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрәштерү һәм яткан килеш штанга этәрүдән торган ярышта көч сынаштылар. Беренчелекне һөнәр училищесы командасы яулады, икенче урында - Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары.

Шәхси беренчелектә нәтиҗәләр мондый: кул көрәштерүдә беренче-икенче урыннарда - училище курсантлары Раил Исхаков, Альберт Локманов, өченче урында Руслан Уралимов , Базарлы Матак мәктәбе.

Гер күтәрүдә: беренче-икенче урыннар - Альберт Локманов, Фәнис Ибәтуллин - училище, өченче урын - Руслан Уралимов.

Штанга этәрүдә: беренче урын - Данил Макаров урта мәктәп, икенче урын -Раил Исхаков, өченче урын - Рафаэль Гайнуллин.

Ярышларның хөкемдары - икенче категорияле судья Касыйм Зыятдинов.

Җиңүчеләргә бүләкләрне район инвалидлар җәмгыяте, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев