Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында барлык мәйданнарның яртысыннан артыгында чәчү эшләре башкарылды

Бу язда игенчеләребез көнбагышны иртә культуралар белән бергә чәчәргә булдылар.

Бу аның уңышын җыйганда соңга калмас өчен эшләнә.

Быел май өчен көнбагышны районда 15 мең гектардан артык мәйданда үстерергә ниятләп торалар. Бу узган елгыдан да 5 мең гектарга күбрәк дигән сүз. Инде 11мең 211 гектарда әлеге культура чәчелгән дә. Шулкадәр мәйданны көзен югалтуларсыз җыеп та аласы бар бит әле. Шуңа да "Кызыл Шәрык-Агро"да, "Яшь көч" һәм "Хузангай" җәмгыятьләрендә көнбагышны беренчеләрдән чәчеп бетерү бурычы куелды.

Гомумән, бездә быел сабан культуралары чәчеләсе мәйданнар гаять зур - 50 мең гектарга якын. Былтыр ул 33,6 мең гектар иде. Әйтик, бөртеклеләрне 20,5 гектарга якын мәйданда үстерү күздә тотыла. Бөртек өчен кукуруз 6 мең гектардан артык мәйданда чәчеләчәк (бүген шуның 3626 гектарында эш башкарылган).

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 11 майга районда барлык мәйданнарның 57 процентында чәчү эшләре башкарылган. Чәчүгә яңгыр, кар явып та тоткарлык ясый. Әмма дымның игенчелектә артык булганы юк, ул зур комачаулык та тудырмый. Бары аяз матур көннәрне нәтиҗәлерәк файдалану зарур. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев әйтүенчә, районда һәр көнне барлык мәйданның 5-6 процентында чәчү башкарыла. Бу әйбәт күрсәткеч, алдагы көннәрдә дә шул темпта эшлисе иде, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев