Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Беренче чәчәк-2017” акциясе игълан ителде

Татарстанда игълан ителгән "Беренче чәчәк-2017" акциясе 22 майга кадәр дәвам итәчәк.

Район урманчылыгы халыкка май ландышы, умырзая, күкебаш кебек кар эрүгә үк урман һәм болыннарны ямьләп чәчәк атучы сирәк үсемлекләрне өзмәүне сорап мөрәҗәгать итә. Әлеге иртә чәчәк атучы, күбесе Татарстанның һәм Россиянең Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрнең барысы да безнең районда үсә. Өзелгән һәр чәчәк - өлгереп коелырга һәм яңа үсемлекләргә гомер бирергә өлгермәгән йөзләгән орлыклар дигән сүз. Чәчәк җыйганда күпләр аларны әле тамыры белән үк йолкып ала, нәтиҗәдә үсемлек һәлак була.

Иртә чәчәкләр матур да, табигатьтә аларның әһәмияте дә зур. Алар туфракка һәм һавага урман үсентеләре, агачлар өчен кирәкле сихәтле матдәләр бүлеп чыгара. Беренче чәчәкләр яз башында оча башлаган бөҗәкләр (бал кортлары, шөпшәләр) өчен бердәнбер азык чыганагы булып тора. Бу чәчәкләрнең орлыклары, тамырлары һәм суганчалары төрле җәнлекләр өчен азык ролен үти. Өзелгән чәчәкләр берничә көннән шиңеп юкка чыга. Ә табигатьтә тере чәчәкләр белән хозурлану үзе ни тора! Чәчәк җыйганда бит урман да таптала, туфрак структурасы үзгәрә. Өзмик чәчәкләрне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев