Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бюджет үтәлеше һәм Устав проекты каралды. ФОТО

Әлки муниципаль район советының ундүртенче утырышы булып үтте.

Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды. Депутатлар көн тәртибенең беренче мәсьәләсе итеп район бюджетының 2016 елда үтәлешен карадылар. Бу турыда аларга район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин сөйләде. Бюджет үтәлеше район советы комиссиясе утырышында да каралганлыктан һәм районның контроль-хисап палатасы тарафыннан бернинди дә кисәтүләр булмаганлыктан, депутатлар бюджет үтәлеше турындагы отчетны расладылар.

Көн тәртибенең чираттагы өч мәсьәләсе буенча район советы юридик бүлеге начальнигы Рузия Сәлахова чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларга район Уставы проекты турында, районның иҗтимагый советы турында һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында мәгълүматлар җиткерде. Ә депутатлар, аны тыңлап, тиешле карарлар кабул иттеләр.
Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Олеся Локтева көн тәртибенә кертелгән бишенче мәсьәләгә ачыклык кертте. Ул муниципаль җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәттәге аларны биләү коррупция куркынычы белән бәйле булган муниципаль вазыйфалар исемлеген расларга тәкъдим итте. Депутатларның чыгыш ясаучыга сораулары булмады, алар бертавыштан исемлекне расладылар.
Аннары район советы рәисе Александр Никошин Иске Салман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Рушания Хәбибуллинага җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәне, район мәгариф идарәсенең баш белгече Тамара Мошковага, район башкарма комитетының информатизация һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге начальнигы Лариса Кирсановага районның мәдәни үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шуның белән өченче чакырылыш Әлки муниципаль район советының ундүртенче утырышы эшен тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев