Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында электр энергиясе өчен “Шәхси кабинет” аша түләү популярлаша

Район "Энергосбыт" клиентлары арасында "Шәхси кабинет" сервисыннан файдаланучылар арта бара.

"Энергосбыт" хезмәткәрләре үз клиентларына хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга зур әһәмият бирәләр. Узган ел, кешеләрнең теләкләрен исәпкә алып, "Шәхси кабинет"ның яңа, тагын да уңайлырак интерфейсы эшләнгән. Сервиста теркәлү процедурасы да гадиләштерелгән. Хәзер клиентка анда исәп-хисап счеты номерын, исем-фамилиясен, телефон номерын яисә электрон почта адресын кертү дә җитә. "Шәхси кабинет"ның төп битендә берьюлы берничә операция башкару мөмкинлеге дә туды. Әйтик, узган айда кулланган электр энергиясе өчен банк картасы белән түләргә була. Шулай ук электр счетчигы күрсәткечләрен дә шуннан гына җибәрәсең. Тапшырылган күрсәткечләр буенча аванс түләвен башкарырга, соңгы алты айда кулланылган энергия күрсәткечләрен карап, анализларга да мөмкин.

"Шәхси кабинет" белән эшләү тәртибен район "Энергосбыт" хезмәткәрләре теләге булган һәр кешегә аңлата. Ә электрон хезмәтләрдән файдалану өйдән чыкмый гына шәхси счет буенча бик күп төрле операцияләр башкарырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев