Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында электр энергиясен урлауга каршы көрәш дәвам итә

Энергосистеманың нәтиҗәле эшчәнлегенең төп күрсәткечләреннән берсе - электр челтәрләрендә коммерция югалтулары дәрәҗәсе.

Бу югалтулар электр энергиясен исәпләп җиткермәү һәм урлауларның турыдан-туры нәтиҗәсе булып тора. Электр энергиясе бит шул ук товар ул, аны сатарга һәм алырга гына түгел, урларга, яшерергә дә була. Салкыннар башлану белән районыбызда электр энергиясен урлау очраклары ешайды. Мондый фактлар контролерлар тарафыннан электр энергиясен исәпләү нокталарын тикшерү барышында ачыклана. 2017 елда (1 нче кварталда) инде 6 акт төзелде һәм 22263 кВт/сәгать энергия өчен 53431,2 сумны түләү таләп ителде.
Электр энергиясе урлауның иң киң таралган ысулы - исәп приборлары күрсәткечләрен бозу. Кайвакыт бу прибордагы хисаплау механизмын тулысынча туктатуга кадәр барып җитәләр. Электр челтәрләре линиясенә үз белдеге белән рөхсәтсез тоташу очраклары да бар.
Мондый санкцияләнмәгән тоташу электр энергиясенең ышанычлылыгына һәм сыйфатына тискәре йогынты ясый. Ә бу бүтән кулланучыларда чагылыш таба. Ул электр челтәрендәге көчәнеш дәрәҗәсенең шактый кимүенә китерергә мөмкин. Куәтле җылыту приборларын, эретеп ябыштыру аппаратларын законсыз тоташтыру башка абонентларның җиһазлары эшенә тискәре тәэсир итә. Шул ук челтәргә тоташкан көнкүреш техникасы янып чыгарга мөмкин.
Электрүткәргеч линияләргә үз белдегең белән тоташу энергия белән тәэмин итүче оешмага зыян китереп кенә калмый, ул янгынга, электр тогы сугу аркасында имгәнүләргә, хәтта кеше үлеменә китерергә мөмкин.
Намуссыз кулланучылар ике төркемгә бүленә. Беренчесе - азчылыгы - законсыз куллану факты ачык-лангач ук үзенең гаебен таный һәм урланган энергия бәясен түләргә ризалаша. Икенчесе - күпчелеге - төрлечә алдашып, хәйләләп җаваплылыктан качарга омтыла. Әмма шуны истә тотарга кирәк, электр энергиясен законсыз куллану административ хокук бозу гына түгел, моның өчен РФ Җинаятьләр кодексының 165 нче маддәсе нигезендә биш елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү дә мөмкин.
Теманы дәвам итеп тагын шуны өстим: "Челтәр компаниясе" ААҖ электр энергиясен урлауларны ачык-лау өчен кайбер өстәмә техник чаралар эшләде:
-Электрны исәпкә алу приборларына һәркайсының индивидуаль номеры булган магнитка каршы тасмалар урнаштырыла. Бу электр счетчигына магнит тәэсире булганмы-юкмы икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирә.
-Исәпкә алу приборлары махсус визуаль контроль маркалары белән җиһазлана. Алар исәпкә алу приборын ачарга омтылыш ясагандагы законсыз гамәлне "теркәп куя".
-Кулланучыга керү урынында кон-троль электр счетчигы урнаштыру, шулай ук КТПдан чыгучы электрүткәргеч линияләргә исәп приборы кую. Мондый счетчик күрсәткечләрен кулланучылар счетчикларыннан алынган күрсәткечләр суммасы белән чагыштырып карау да электр энергиясен урлаулар бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирә.
261 нче Федераль законның (23.11.2009 ел) 13 маддәсе 1 пункты нигезендә, энергия ресурсын исәпкә алу үзәкләштерелгән тәэмин итү челтәрләренә тоташу урынында оештырылырга тиеш. Ягъни исәпкә алу приборы җир участогы чигендә яисә бина (корылма) фасадында урнаштырыла.
Шуны да әйтәсем килә, бүген физик затларның исәпкә алу приборларының 60 процентка якыны өй фасадында һәм махсус баганада тора. Ә бит электр счетчигын бинаның тышында урнаштыру сезнең янгын хәвефсезлеге өчен дә гаять мөһим. Электрүткәргечтә килеп чыга торган кыска ялганыш аркасында ут кабу очраклары күп. Электр чыбыгы чардак аша узса, бу аеруча куркыныч. Шуңа күрә дә исәпкә алу приборын бинадан җир участогы читенә чыгарырга, аны койманың тышкы ягына яисә баганага беркетергә кирәк. Электр счетчигын өйнең тышына урнаштыру контролерга йорт хуҗаларын борчымыйча исәпкә алу приборы күрсәткечләрен карарга, аларның дөреслеген билгеләргә, алга таба электр энергиясе өчен төгәл түләү исәпләргә мөмкинлек бирә.
РФ Энергетика министрлыгының "Челтәр оешмалары хезмәтләрен кулланучыларга челтәр оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатының бердәм стандартлары турында" боерыгын (15.04.2014 ел, №186) үтәү йөзеннән, "Челтәр компаниясе" ААҖ электр энергиясе кулланучыларга урында һәм читтән торып ( телефон элемтәсен, почта элемтәсен һәм Интернет челтәрен файдаланып) хезмәт күрсәтү оештыра.
Урында хезмәт күрсәтүне оештыру өчен Татарстан Республикасының бөтен территориясендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү офислары булдырылды. Алардан файдаланучыларга челтәр оешмасының бүтән подразделениеләре белән эш итү зарурлыгы юк ("бер тәрәзә" принцибы). Шундый офисларның берсе - Әлки кулланучылар белән эшләү пункты мондый адрес буенча урнашкан: 422870, ТР, Базарлы Матак ав., Юл ур., 3. Офисның хезмәт режимы эш көннәрендә 8.00 дән 13.00 гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе - ял.
Телефон элемтәсен файдаланып читтән торып хезмәт күрсәтүне оештыру өчен Контакт-үзәкнең бердәм күпканаллы бушлай телефон номеры булдырылды - 8-800-2000-878. Интернет-кабул итүне һәм кулланучының шәхси кабинетын файдаланып мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен интернет-сайт оештырылды - www.gridcom-rt.ru. Ә электрон почта файдалану очрагына бердәм e-mail-сервис булдырылды: contact-center@gridcom-rt.ru.
Электр энергиясе кулланучыларга уңай булсын өчен шулай ук электр энергиясе бирүнең тукталуы (чикләнүе) хакында SМS-хәбәр, электрон почта яисә автомат тавыш рәвешендә хәбәр бирү кебек бушлай хезмәт бар. Моның өчен "Челтәр компаниясе" ААҖ электр энергиясе кулланучыларга хезмәт күрсәтү офисларының берсенә гариза бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев