Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иң чиста хуҗаны ачыклыячаклар

Санитар-экология икеайлыгы барышында үз территориясен чистарту-төзекләндерү буенча иң әйбәт эшләгән оешма-предприятиегә, авыл җирлегенә, сәүдә ноктасына бәйге игълан ителде.

Санитар-экология икеайлыгының беренче яртысы инде үтеп бара. Район үзәгендә һәм авылларда урамнарны, торак йортлар һәм социаль-мәдәни объектлар тирәләрен җыештыру, тәртип урнаштыру буенча байтак эшләнде. Башкарасы эшләр тагын да күбрәк әле. Май бәйрәмнәренә кадәр һәр җирдә чисталык урнаштыру зарур. Тиздән инде "Урман утырту" акциясе старт алачак. Әлеге эшләрдә һәр хезмәт коллективының актив катнашуы мөһим. Үз территориябезнең, урамыбызның, авылыбызның чиста, төзек, матур булуы өчен тырышыйк. Чисталык ул күңел күтәренкелеге дә, сәламәтлек нигезе дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев