Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында караклар фургонлы йөк машинасын талаган

Район прокуратурасы аеруча зур күләмле караклыкта гаепләнүче дүрт кешегә карата җинаять эшен судка юллады.

Бу җинаятьтә безнең Әлки кешеләре катнашы булмаса да, караклык район территориясендә кылына. Шуңа күрә дә аның белән район хокук сакчылар шөгыльләнгән.

Самара өлкәсендә яшәүче Мансур Сафаров, Гюндуз Джавадов, Давуд Гурбанов, Айден Мамедов, үзара алдан сөйләшеп куеп, быелның 28 мартында төнлә юлда торучы машина янына киләләр. Фургонлы йөк машинасының йозагын ватып ачып, алар эчкә үтәләр һәм үз автомобильләренә күп итеп товар күчерәләр. Әлеге товар "Эльдорадо" җәмгыятенеке була. Караклар кырын эшләрен башкарган вакытта шофер кайда булган соң? Әллә ни ерак түгел, кабинада йоклап яткан ул. Гаепләп тә булмый, күп сәгатьләр руль артында утырып йөзәрләгән километр юл үткән йөртүче бик нык арган, күрәмсең. Бераздан ул уянып та китә, әмма инде соң була. Нәтиҗәдә караклар машинадан 250 мең 471 сумлык товар урлыйлар.

Җинаять эшен тикшерү барышында Самара "кунаклары" үз гаепләрен тулысы белән таныйлар. Ә безнең район прокуратурасы аларга карата җинаять эшен (РФ Җинаятьләр кодексының 158 статьясы 3 нче бүлеге "в" пункты, ягъни бертөркем кешеләрнең алдан сөйләшеп куеп аеруча зур күләмдә чит милекне урлавы) судка юллады.

Вадим Серобаба,

прокурор ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев