Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кайбер хуҗалыкларда уҗымнарны тукландыру төгәлләнде

"КШ-Агро"ның Көньяк Әлки, Көньяк-Көнчыгыш Әлки филиаллары, "Хузангай" җәмгыяте уҗым культуралары мәйданнарына ашлама кертүне төгәлләде.

Беренчеләрдән булып бу мөһим агрочараны башкаручылар рәтендә "Яшь көч" җәмгыяте, "Хлебодаровка", "Ташбилге", "Үргәгар" отрядлары да бар.

Бу көннәрдә "Карга", "Иске Матак", "Чаллы" отрядларының уҗым басуларына самолетлар ярдәмендә минераль ашлама кертелә. Районда уҗым культуралары 25400 гектар мәйдан били. Шуның 19 мең гектардан артыграгы тукландырылган. Бу план 75 процентка үтәлде дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев