Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында киокусинкай каратэ буенча район беренчелеге үткәрелде. ФОТО

Кичә Базары Матакта "Алинә" универсаль спорт залында Бөек Җиүнең 72 еллыгына багышлап зур спорт чарасы - киокусинкай каратэ буенча район беренчелеге үткәрелде.

Әлеге бәйгегә Казаннан ике команда, Димиторвград шәһәреннән өч команда, Әлмәттән ике команда, шулай ук Зәй каратэчылары килде. Әлки районы данын район благочинные Андрей Зиньков җитәкчелегендәге "Патриот" балалар хәрби-спорт клубы спортчылары яклады.

Келәмдә 7 яшьтән 14 яшькәчә 85 каратэчы көч сынашты. Әлкилеләр, зур осталык һәм тырышлык күрсәтеп, иң күп җиңүләрне яуладылар. Нәтиҗәдә Әлки командасы беренчелекне алды. Икенче урында - Димитровград, өченче - Зәй командалары.

Бәйгене оештыручылар зур матди ярдәм күрсәткәне өчен "Хузангай" ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Михайлович Чугуновка ихлас рәхмәтләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев