Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында күпьеллык үләннәрдән 33 мең тоннадан артык сенаж салынган

Терлек азыгы хәзерләүчеләр тырышлыгы белән күпьеллык үләннәрдән 33 мең тоннадан артык сенаж салынды.

Көннәр яңгырлы торганга күпьеллык үләннең беренче уңышын тулысы белән диярлек сенажга салырга булганнар. Күпьеллык үләннәр 13338 гектарда чәчелгән, шуның 8 мең гектарында теземнәргә салынган. Бу планның 60 проценты дигән сүз. Үсемлекләрне чүп үләннәргә, корткычларга, төрле авыруларга каршы эшкәртү дәвам итә. Әйтик, чүп үләннәргә каршы 44,5 мең гектар басулар химик матдәләр белән эшкәртелгән. Яңгырлы ел булгач, чәчелгән мәйданнарда төрле чирләр дә барлыкка килгән. Авыруларга каршы 12 мең гектар чәчүлек җирләр эшкәртелгән. Хуҗалыкларда көзге чәчү өчен пар җирләрен дә әзерлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев