Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Кызыл Шәрык-Агро”ның барлык филиалларында да көнбагыш чәчүгә керештеләр

Районда 7676 гектарда сабан культуралары чәчелде.

Ә барысы 49700 гектарда чәчү эшләрен башкарасы бар.
"Кызыл Шәрык-Агро"ның барлык филиалларында да көнбагыш чәчүгә керештеләр. Кайбер отрядларда арпа чәчә башладылар. "Хузангай" җәмгыятендә - борчак, "Яшь көч"тә солы чәчүгә төштеләр. "Хузангай"да шулай ук терлекләр өчен азык чөгендере чәчәләр. Бу сусыл тамыразыкны биредә 110 гектарда үстерергә ниятлиләр. Чәчү эшләре "Юхмачы", "Хлебодаровка", "Борискино" отрядларында, "Хузангай" җәмгыятендә бик әйбәт оештырылган. Районда көнгә 3500 гектарда чәчү эшләре башкару мөмкинлеге бар. Һәр хуҗалыкта чәчү агрегатларын максималь эшләтүгә ирешү зарур бүген. Кырлар бар җирдә дә бердәй өлгергән.
Районда 25400 гектарда уҗым культуралары булса, шуның 10 мең гектардан артыгында дым каплау эшләре башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев