Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мәктәп радиостанциясе эшли башлады

Базарлы Матак урта мәктәбендә радиостанция эшли башлады.

Мәктәп кенә түгел, район тарихында беренче тапкырдыр бу. Радиостанция булдыру инициативасы укучылардан кергән, алар берничә ел элек үк шушы теләкләрен директорлары Луиза Абдрахмановага җиткергәннәр. Мәсьәләнең техник ягын хәл иткәнче шактый вакыт үткән. Ниһаять, икенче каттагы кечкенә генә бүлмәдә кирәкле җиһазлар урнаштырганнар. Хәзер һәр иртәдә мәктәпкә килүчеләрне тугызынчы сыйныф укучылары Энҗе Идиятуллина, Гүзәл Закирова һәм Миләүшә Галләмованың яңгыравык тавышлары каршылый. Кызлар хәерле көн теләп радиотапшыруларын башлап җибәрәләр, мәктәп яңалыклары турында сөйлиләр, туган көннәре белән котлыйлар. Радиотапшыруларда Мәскәүдән хәбәрләр дә урын ала, чөнки бу эшнең инициаторлары - Россия укучылары хәрәкәте активистлары бит. Кызлар шушы хәрәкәтнең Бөтенроссия радиосын да тыңлаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев