Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында штраф түләмәүчеләрне мәҗбүри эшкә җәлеп итәләр

Юл кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафларын үзвакытында ягъни штраф салыну турындагы карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләмәгән 31 әлкиле кабат җавапка тартылган.

Аларның 19 ына өстәп штраф язылган, берсе мәҗбүри эшләргә тартылган. Ә 11 кагыйдә бозучының гамәлләре судта карала.

Машина йөртүчеләргә мәгълүмдер: салынган штрафны билгеләнгән вакытта түләмәсәң, тәртип бозучыга карата РФ Административ тәртип бозулар турындагы кодексның 20.25 нче статьясына нигезләнеп административ материал төзелә һәм түләнмәгән штрафтан ике мәртәбә күбрәк (әмма 1000 сумнан ким түгел) штраф салына. Мондый чара үтемле булмаганда гаеплене 15 тәүлеккә кулга алырга яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев