Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында штрафларны вакытында түләмәгән 21 кешене кулга алганнар

ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматка караганда,

юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәгән 76 кешегә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче статьясы буенча административ материал төзелгән.

Бу кешеләрнең 21 ен кулга алу турында карар кабул ителгән, 39 ы кабат штрафка тартылган. Калганнарның эше әле тикшерелә.

Исегезгә төшерәбез: юл хәрәкәте кагыдәләрен бозган өчен салынган штрафны бу турыдагы карар гамәлгә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә кирәк. Моны эшләмәгәндә гаеплегә карата кабат административ материал төзелә һәм билгеләнгән штрафның икеләтә күләме кадәр, әмма 1 мең сумнан ким булмаган штраф салына. Шулай ук гаеплене 15 тәүлеккә кадәр кулга алырга яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев