Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан кинематографистлары булып китте

"Колос" кинотеатрында республика кинематографистлары белән очрашу үткәрелде.

"Татаркино" учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендә бертөркем кино сәнгатькәрләре "Айсылу. Фильм"дигән кинофильм алып килгән иделәр, аны очрашуда катнашкан мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм өлкән сыйныфлар укучылары бик җылы кабул иттеләр. Инвалид бишегендә генә хәрәкәтләнергә дучар булган яшь кыз Айсылуның җырчы булырга хыяллануы тарихы тамашачыларны тетрәндерде, кайберәүләр күз яшьләрен тыя алмады. Киноны карагач, аның продюсеры Алексей Барыкин, режиссеры Солтан Сөнгатуллин, баш рольне уйнаган Гөлназ Галиуллина һәм башка кунаклар белән җанлы әңгәмә булды. Гөлназны бик сорап җырлаттылар да әле.

Миләүшә Айтуганова татар киносының үсеше, мөселман киносы, аларны тамашачыга җиткерү турында сөйләде. Кызыклы татарча кинофильмнар аз төшерелми, аларны халыкка күрсәтү юлларын эзлибез",-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев