Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында туып-үскән рәссам Радик Минһаҗев картинасы бәйгедә җиңү яулаган

Карамалы авылында туып-үскән Радик Минһаҗевның "Балачак җылысы" картинасы "Арт-Сабантуй-2017" бәйгесендә беренче урын алган.

Татарстанның атказанган рәссамы Радик Минһаҗев Чистай шәһәрендә яшәп иҗат итә. Аның картиналары төрле күргәзмәләрдә катнаша, бәйгеләрдә җиңү яулый. Күптән түгел аның иҗат җимеше "Арт-Сабантуй-2017" төбәк конкурсының "Есть милая страна, есть угол на земле" номинациясендә иң күп тавыш җыеп (2322 тавыш; ә икенче урынны алучы 1317 тавыш җыя алган), рәссам лауреат булды. Өч ел элек ул бу бәйгедә икенче урынны алган иде.
Радик Минһаҗевның берничә картинасын Татарстан Дәүләт фонды да сатып алган.
Безнең alki-rt.ru сайтында сез якташыбызның беренче урын яулаган картинасы белән хозурлана аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев