Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Уылдык” операциясе башланды

15 апрельдән районда "Уылдык-2017" оператив-профилактика операциясе башланды.

15 июньгә кадәр дәвам итәчәк бу акция сулыклардагы биологик ресурсларны сакчыл файдалану, елга һәм күлләрдә балык тотарга лицензиясе булган юридик затлар һәм эшмәкәрләрнең эшчәнлеген контрольдә тоту, шулай ук язгы-җәйге чорда браконьерлык фактларын ачыклау максатында үткәрелә. Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, балыклар уылдык чәчә торган бу чорда балыкны бары тик ярдан кармак белән генә тотарга мөмкин. Һәм кармак ыргаклары икедән артмаска тиеш. Балыкны механик чаралар, шулай ук көймә ярдәмендә, ятьмәләр белән тоту тыела. Операция вакытында идарә хезмәткәрләре полицейскийлар, гостехнадзор вәкилләре белән берлектә район сулыкларында даими рейдлар үткәрәчәк. Билгеләнгән таләпләрне бозучыларга карата административ һәм җинаять җәзасы каралган. Узган ел районыбызда әлеге операция вакытында законсыз балык тотучы өч кеше тоткарланган булган.

Әгәр сез законсыз балык тоту, сулыкларга ятьмәләр урнаштыру очракларына тап булсагыз, 02, 052, 112 телефоннарына хәбәр итүегез сорала. Мондый бозулар хакында ТР Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе сайтына да язып калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев