Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яфрак азык хәзерли башладылар

Хуҗалыкларда яфрак азык һәм витаминлы үлән хәзерләүгә керештеләр.

Яшь маллар өчен бик файдалы яфрак азык һәм фитаминлы үләннәрне ел саен нәкъ менә июль башында җыя башлыйбыз. Чөнки белгечләр шушы чорда яфракта һәм үләндә файдалы матдәләрнең иң күп булуын әйтәләр.

Район учреждениеләре, предприятиеләр коллективларына яфрак азык хәзерләү буенча бирем дә җиткерелде. Витаминлы себеркеләрне яшь маллар асрала торган терлекчелек комплексларына, гаилә фермаларына тапшырачаклар.

Район газетасы редакциясе коллективы, витаминлы азык хәзерләүдә катнашып, аны Чуаш Кичүе мега-фермасына тапшырачак. Ферма директоры Рафаэль Зәйдуллин әйтүенчә, витаминлы үлән кабул итү өчен урыннар әзерләнгән. Узган елда хәзерләнгән себеркеләрне тулысы белән яшь терлекләргә ашатып бетергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев