Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында Хәтер көне үткәрделәр. ФОТО

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Хәтер көне үткәрделәр.

Биредә җиде Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар янына кунакка Юхмачы мәктәбе укучылары килде. Әби һәм бабайлар Ватан сугышының ничек башлануын, якыннарын, туганнарын ничек фронтка озатуларын искә төшерделәр. Биредә яшәүче Александр Лапшин Мәскәүдә туып үскән, үсмер килеш 1942 елдан алып Мәскәү заводларының берсендә эшләгән. Анна Кирпичева 1940 елдан Тумба авыл советына кергән Ленин поселогында мәктәп мөдире булган. Алар - һәрберсе легендар шәхес. Интернатта шулай ук Хәтер көненә багышлап лекция укылды. Интернат хезмәткәре Татьяна Клянина Хәтер көненең кайчаннан бирле билгеләп үтелүе, традицияләр, төрле чаралар турында сөйләде. Аннары ветераннар Юхмачыдагы һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев