Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына район үзешчәннәре килгән. ФОТО

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында районның үзешчән артистлары еш була.

Әле күптән түгел биредә Юхмачы урта мәктәбе укучылары, Кошки һәм Төгәлбәй авылларының җыр-бию осталары булып киткән. Интернатның актлар залында алар күрсәткән концертны өлкәннәр бик кызыксынып, яратып караганнар. Татар, чуаш, рус телләрендә яңгыраган җырлар әби-бабайларның бигрәк тә күңелләренә хуш килгән. Үзләре дә кушылып җырлап утырганнар.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләрен дә интернатта көтеп алалар. Әле бу көннәрдә алар өлкәннәрне җыр-биюле, нәфис сүзле тамаша белән сөендергәннәр. Мондый очрашулар өлкәннәр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең күңелен күтәрә, кәефләрен яхшырта, авыруларын, борчуларын оныттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев