Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Алсинә Садриева “Яшь йөртүче-2017” республика бәйгесендә икенче урын яулады

Түбән Әлки урта мәктәбе укучысы Алсинә Садриева Яр Чаллы шәһәрендә узган "Яшь йөртүче-2017" республика бәйгесендә икенче урын яулады.

Алсинә мәктәптә 10 нчы сыйныфта укый. Бер үк вакытта ул ДОСААФ җәмгыяте автомәктәбендә дә белем ала. Районда узган "Яшь йөртүче-2017" бәйгесендә Алсинә кызлар арасында ярышларның ике этабында да - юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәр һәм машина йөртү осталыгы буенча - җиңеп чыккан иде. Шушы арада ул республика бәйгесендә дә район данын яклап уңышлы чыгыш ясады. Йөздән артык көндәше арасында Алсинә Садриева үзенең автомобильне бик оста йөртүен дә, белемле булуын да исбатлый алды. Яшь автоледи алга таба да уңышлыры, җиңүләре белән сөендереп торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев