Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары җиңү яуладылар

Балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Казанда узган "Весенние проталины" 7 нче Бөтенроссия вокал-хор иҗаты бәйгесендә җиңүләр яуладылар.

Укытучыларның "Илһам" вокаль ансамбле һәм укытучы Олеся Гобәйдуллина 3 нче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Укучылар Адилә Хәйруллина - 2 нче дәрәҗә, Камилә Гайнуллина, Сәминә Камалова, Ленара Сәфиева, Юлия Сивенкова, Алия Мөхәммәткәримова 3 нче дәрәҗә лауреат исеме алдылар. Гадел Гатауллин, Дарья Шувалова, Ксения Матвеева, Әдилә Гайнуллина бәйгенең 1 нче дәрәҗә дипломантлары, Кирилл Сафронов, Аделина Хәйруллина, Софья Коновалова - 2 нче дәрәҗә, Мәликә Хәйретдинова 3 нче дәрәҗә дипломантлары булдылар. Балаларны бәйгегә әзерләгән Алсу Сутягина һәм Алмаз Сафиуллин вокал-хор сәнгатен үстерүгә керткән уңышлары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев