Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Чуаш Кичүе авылында 7 йорт язгы ташудан зыян күрергә мөмкин

Бу йортларда ялгыз яшәүчеләр, авырулар юк.

Җирлек советы шунда яшәүчеләр белән сөйләшеп, су күтәрелгән очракта нишләргә икәнлеген аңлатып куйган. Хәер, Чуаш Кичүе халкы язгы ташу чорын ничек үткәрергә икәнлекне күпьеллык тәҗрибәсеннән чыгып белә. Дөрес, өлкәннәр быелгы язны зур сулы булмас, дип фаразлыйлар, шулай да көймәләре булганнар аларны ремонтлап куйган.

Чирмешән белән Солтанбәй күле арасында берничә электр баганасының авып китү куркынычы булган, аларны алыштырганнар. Газүткәргечләрне дә даими карап-тикшереп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев