Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Чуаш Кичүе авылында даруханә ачылды

5 июньдә Чуаш Кичүе авылында яңа даруханә халыкка хезмәт күрсәтә башлады.

Биредә даруханә ачуны авыл җыеннарында халык гел сорый иде. Билгеле, әлеге эшнең таләпләре бик җитди, шуңа аны оештыру мәсьәләләре бераз сузылды. Инде авыл мәдәният йортының бер өлешендә матур итеп ремонтланган, заманча җиһазланган даруханә ишекләрен ачты. Әлеге даруханәдән тирә-күрше Иске һәм Яңа Әнҗерә, Борискино, Садиково, Әхмәт авыллары халкы да рәхәтләнеп файдалана. Тәҗел кирәк даруларга район үзәгенә кадәр чыгып китәсе юк инде хәзер. Шуңа да халык "Гиппократ" даруханәсе мөдире Ирина Созоновага бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев