Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Камка авылында 50 урынлы яңа клуб төзелеп бетеп килә

Иске Камка авылында яңа клуб төзелеше төгәлләнү алдында.

Иске клуб бинасы бик нык тузган, авария хәлендә иде. Аны сүтеп, кирпеченнән авылның Түбән урамында 350 метр озынлыкта юл салдылар. Юл төзелешендә үзара салым средстволары да файдаланылды.

50 урынга исәпләнгән яңа таш клубны "Строитель и К" җәмгыяте төзеде. Бина инде салынып беткән, хәзер эчке бизәү эшләре бара. Яңа клубта барлык уңайлыклар тудырылган, су, канализация үткәрелгән, газ кертү эшләре дә башланырга тора. Инде Чаллы шәһәреннән яңа җиһазлар да кайтарыла башлаган. "Хәзер яңа бинаның әйләнә-тирәсен бизәү, матурлап тотып алу белән шөгыльләнәбез. Атна-ун көннән клубыбыз әзер булачак",-ди Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев