Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Камка авылында язгы ташуга әзерләнәләр

Иске Камканың Тирмән, Чирмешән, Түбән урамнарында яшәүчеләргә ел саен язгы ташулар зур мәшәкать тудыра. Су күп булган елларда бу урамнардагы терлекләрне, кайбер милекне корырак җиргә күчереп торалар. Ә инде ялгыз яшәүче өлкәннәр, авырулар, инвалидлар турында әйткән дә юк: аларның исемлеген алдан ук төзеп, кайсын хастаханәгә, кайсын туганнарына вакытлыча урнаштыруны кайгырталар....

Иске Камканың Тирмән, Чирмешән, Түбән урамнарында яшәүчеләргә ел саен язгы ташулар зур мәшәкать тудыра.

Су күп булган елларда бу урамнардагы терлекләрне, кайбер милекне корырак җиргә күчереп торалар. Ә инде ялгыз яшәүче өлкәннәр, авырулар, инвалидлар турында әйткән дә юк: аларның исемлеген алдан ук төзеп, кайсын хастаханәгә, кайсын туганнарына вакытлыча урнаштыруны кайгырталар. Быел да авыл җирлеге башкарма комитеты шул эшләр белән ныклап шөгыльләнә.

Язгы ташулар озак көттермәс дип кышкы саклауга куйган көймәләрне дә кар астыннан казып алганнар инде. Аларның берсе Тирмән урамыннан Үзәк урамга кешеләрне ташу өчен кулланылачак. Ә икенчесе Чирмешән урамында яшәүчеләргә тәгаенләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев