Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Салман авылында яңа су башнясы куелды

Иске Салман авылы уртасында тагын бер су башнясы куйдылар.

Авылда әлегә бер су башнясы эшләп тора иде. Ә менә икенчесе, бик тузган хәлдә булганлыктан, файдалануга ярамаган. Җәйге чорда авылда еш кына суга кытлык сизелгән. Һәм бу проблеманы халыктан җыелган үзара салым акчасына хәл итәргә - тузганы урынына яңа су башнясы урнаштырырга ниятлиләр. Дөрес, бу эшне башкару өчен үзара салым акчасы гына җитми. Мондый зур чыгымлы эштә авылдашлары - эшмәкәр Рәис Хәйруллин ярдәмгә килгән. Ул үз техникасы, эшчеләре белән башняны алып кайтып, Иске Салманда урнаштырганнар. Лаеш районында яшәүче Рәис Хәйруллинның туган авылына бу беренче ярдәме генә түгел инде. Авыл халкы инде яңа башнядан килгән судан файдалана да башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев