Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Карга мәктәбе укучысы Алсу Шакирова “Дулкыннар” бәйгесендә өченче урын алды

Карга төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Алсу Шакирова "Дулкыннар" республикакүләм бәйгесендә җиңү яулады.

Әлеге бәйге быел Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиев иҗатына багышланды. Ул узган атнада Казанда Татарстан халыкларының Дуслык йортында үтте. Дүрт номинациядә үткәрелгән бәйгедә иң күп катнашучы "Нәфис сүз" номинациясендә булды. Әлеге номинациядә 500 дән артык егет һәм кыз чыгыш ясады. Алар арасында Карга мәктәбе укучылары Гөлназ Садыйкова һәм Алсу Шакирова да бар иде. Рәзил Вәлиевнең "Мин дөньяны үзгәртәм" шигырен сөйләп, Алсу урта төркемдә өченче урынга лаек булды. Йомгаклау тантанасыннан ул күп бүләкләр белән кайтты.

Алсуны бәйгегә Карга мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Галиуллина әзерләгән. Аның укучылары бик күп республика бәйгеләрендә белем һәм осталыкларын күрсәтә. "Әле апрель аенда Казанда узасы "Тукай укулары", "Сөембикә сеңелләре һәм энеләре" конкурсларында катнашырга әзерләнәбез",-ди Гөлсинә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев