Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Яңа Үргәгар авылында ифтар үткәрелде. ФОТО

Хәзер районыбызның һәр татар авылында диярлек мәчет бар. Ә бит совет заманында бер Үргәгардә генә сакланган мәчет. Дингә каршы аяусыз көрәш алып барылган заманнарда да манарасын кистермәгән, мәчетен күз карасыдай саклаган авылда узган шимбәдә ифтар ашы үткәрделәр. Бу гамәлнең сабавы бик зур диләр. Көне буе ашаудан тыелып, бер йотым су...

Хәзер районыбызның һәр татар авылында диярлек мәчет бар. Ә бит совет заманында бер Үргәгардә генә сакланган мәчет. Дингә каршы аяусыз көрәш алып барылган заманнарда да манарасын кистермәгән, мәчетен күз карасыдай саклаган авылда узган шимбәдә ифтар ашы үткәрделәр.

Бу гамәлнең сабавы бик зур диләр. Көне буе ашаудан тыелып, бер йотым су да капмый ураза тотучыларны чакырып, сый-нигъмәтләр белән сыйлап авыз ачтыру мәҗлесләре бездә еш үткәрелә. Үргәгарда быелның рамазан аенда мондый мәҗлес икенче тапкыр оештырылды. Берничә генә көн алдан авыл җирлеге советы депутаты Булат Хәйруллин ярдәме белән шундый аш уздырып авылның бөтен халкын җыеп сыйладылар. Булат - РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның абыйсы Илшатның улы. Бу гына түгел, егетнең дәү әнисе Зәмзәмия апа Үргәгарныкы бит. Ифтар мәҗлесендә Булат кына түгел, аның әнисе Рәзидә һәм дәү әнисе дә катнашкан.

Һәм менә тагын бер чкташлары - Казанда яшәүче эшмәкәр Ислам Әхтәмов авылдашларын мәҗлескә чакырган. Ифтарны авыл мәктәбенең икенче катындагы иркен коридорында оештырганнар. Мәҗлескә бик күпләр килгән, анда район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов, район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев та катнаштылар.

Үргәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов мәҗлесне ачып җибәреп, кунакларны ураза ае белән тәбрикләде. Җирлек башлыгы фани дөнья мәшәкатьләрен дә онытмады. Авылдашларына мөрәҗәгать итеп, ул болай диде:

-Тиздән район Сабан туе җитә. Авылга күпләп кунаклар кайтачак. Кунак алыр алдыннан өйләрне җыештыру гадәте бар. Без дә йорт тирәләрендә, урам-тыкрыкларда биек булып күтәрелгән үләннәрне чабып алыйк, әйләнә-тирәбезне тәртипкә китерик.

Аннары Ирек хәзрәт Сәләхиев вәгазь укыды, ураза тотуның һәр мөселманга фарыз гамәл икәнлекне искә төшерде, Коръән сурәләре укып күңелләрне йомшартты.

-Рамазан изге гамәлләр ае. Бу вакытта мөмкин кадәр күбрәк яхшы эшләр, игелекле гамәлләр кылып калырга тырышыгыз. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә язсын,-дип чакырды Ирек хәхрәт.

Мәҗлестә зәкәт бирү тәртибен дә ачыкладылар. Быел зәкәт бер кешедән 100 сум күләмендә билгеләнгән икән. Гаиләдә биш кеше булса, зәкәтне 500 сум итеп бирәсе. Аны мохтажларга, ятимнәргә, ялгызларга бирү саваплы.

Менә авыз ачу вакыты җитте. Аннары ирләр һәм хатын-кызлар төрле бүлмәләргә кереп намаз укыдылар. Намаздан соң мул табын артында сыйланды кунаклар. Алар шундый сый-нигъмәтләр белән ифтар үткәргәне өчен Ислам Әхтәмовка ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, изге эшләренең кабул булуын теләп дога кылдылар. Мәҗлесне әзерләшкән Гөлсинә Рәхимҗановага, Талия Сафинага, Гүзәлия Камаловага, Эльвира Фәракшинага да рәхмәтләр күп әйтелде.

Ә ахырдан без Ислам Әхтәмов белән якыннанрак таныштык. Ул соңгы елларда ураза тота, дин кануннарын үтәп яшәргә тырыша икән. Туган авылында ифтар ашы үткәрү турында күптән хыялланган булган. Бәйрәм ашына үзе генә түгел, хатыны Гүзәл, кызлары Азалия, Әмирә белән кайткан ул.

Ислам Казанда төзелеш эшләре белән шөгыльләнә. Туган авылларында төп нигезгә - дәү әтиләре Габделбари яшәгән йортка кайтып йөриләр. Ә бит Үргәгарда туса да, Ислам монда бик аз яшәгән, чөнки гаиләләре Казахстанга күчкән булган. 1992 елда яңадан Татарстанга әйләнеп кайткач, Яңа Баллыкүлдә өй алганнар. Әти-әниләре Габдразак һәм Рәхилә әле дә шунда яшиләр. Узган елда Корбан бәйрәмендә сарык чалдырып аның итеп Яңа Салмандагы балалар йортына илтеп биргән булган Ислам. Бу кайтуында да сабыйлар турында онытмаган, аларны тәм-том белән сөендергән.

Ислам белән алдагы эшләрендә уңышлар теләп аерылыштык. Район җитәкчеләре аңа үзебездә эш башлап җибәрергә тәкъдим иткәннәр. Кем белә, бәлки эшмәкәр тиздән туган ягында эшчәнлек җәелдерер дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев