Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының яшь көрәшчеләре мөселман Сабан туенда җиңү яуладылар

Бу атнада Аксубайда Татарстанның Кама аръягы зонасында яшәүче мөселман балаларын җыеп республика Диния назәрәте Сабантуй үткәрде.

Сабантуйда безнең яшь көрәшчеләребез зур уңышка ирештеләр. 40, 50, 60, 70 килогррамга кадәрге үлчәүдә беренче урыннарны Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин, Шәүкәт Нуретдинов, Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин, Базарлы Матактан Рәсим Әхмеров яуладылар. Базарлы Матактан Илзат Әхмеров һәм Алпардан Анар Масимов икенче урында. Авыр үлчәүдә чыгыш ясаган Руслан Нуретдинов пьедесталның өченче баскычында. Аркан тарту буенча ярышларда алты район командасын җиңеп, спортчыларыбыз шулай ук беренче урынга чыктылар. Егетләр канәгать, чөнки аларга Сабантуйны оештыручылар акчалата бүләк тә биргән. Тренерлары Илдар Әхмеров әйтүенчә, безнекеләр шул ук составта 29 июньдә Иваново шәһәренә билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашырга барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев