Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 4 мең гектарга якын мәйданда чәчү үткәрелде

28 апрель көнне район игенчеләре 1355 гектар мәйданда сабан культуралары чәчтеләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенә караганда, хуҗалыкларның, фермерларның техник мөмкинлеге – көнгә 2 мең гектарга чаклы җирдә чәчү үткәрү. Дөрес, соңгы вакытта яуган яңгырлар  механизаторларга тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирмәде.

Инде хәзер көннәр дә җылыта, кояш нурларын мулрак сибә. Димәк, чәчүдә дә эшне активлаштыра төшәргә мөмкин.

28 апрельгә районда 4 мең гектарга якын җирдә чәчү үткәрелде. Ә безгә бу эшне барысы 43508 гектарда башкарасы әле.

Язгы кыр эшләре “Хузангай” җәмгыятендә әйбәт оештырылган. Шулай ук “ВостокЗернопродукт”ның “Үзәк Әлки” филиалы 1 мең гектарга якын мәйданда чәчү башкарырга өлгерде. Соңгы көннәрдә “Яшь көч”тә дә язгы эшләр темпы шактый активлашты.

Районда 1877 гектарда борчак чәчелде. 500 гектар чамасы солы орлыгы җир куенына кертелде.

Быел хуҗалыкларда көнбагыш 8590 гектарда игеләчәк. Инде шуның 1 мең гектарыннан артыгы чәчелде. Фермерлар Айнур Билданов (Әхмәт) һәм Фәнил Гәрәев (Татар Төгәлбәе) арпа культурасын чәчеп куйдылар.

Шөкер, механизаторларыбыз быел тырмалау эшләрен иртә башкара алдылар. Димәк, җирдә дым запасы мулдан. Инде чәчү эшләрен сыйфатлы итеп башкарасы калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев