Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бердәнбер хатын-кыз ветеран Елизавета Касееваны зурлап бәйрәм белән котладылар

95 яшьлек Елизавета Касеева (Зиновьева) – Әлки районында бүген исән-сау булган бердәнбер хатын-кыз ветеран. Фронтта ул приборчы булып хезмәт иткән, дошман самолетларының координатларын очыш тизлеген һәм биеклеген ачыклаган. Приборчыларның мәгълүматлары безнең артиллериягә дошман авиациясен юк итү өчен гаять мөһим булган.

Бүген кызы Валентина белән туган авылы Кошкида яшәүче Елизавета Петровна өчен өе каршында бәйрәм ясадылар. Кошки авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллин, үзешчән артистлар ветеранны Җиңү бәйрәме белән котладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр, концерт номерлары башкардылар.

Үзенә багышланган концертны өй болдырындагы урындыкка утырып караган Елизвета Петровна әледән-әле күз яшьләрен сөртте.

–Шатлык яшьләре бу. Менә инде 75 нче Җиңү язын каршылыйбыз. Шөкер, илебездә тыныч, матур мул тормыш хөкем сөрә. Дәүләт җитәкчеләренә, район, авыл башлыкларына рәхмәтем чиксез. Без ветераннарны шулай олылаган, хөрмәтләгән өчен Ходай сезгә сәламәтлек бирсен, эшләрегез уңышлы барсын,–диде фронтовик әби.

Аннан соң авыл җирлеге җитәкчеләре Кошки һәм Төгәлбәйдә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә куелган обелискларга веноклар куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев