Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында боз астыннан балык тоту бәйгесе бу атнада үткәреләчәк

Боз астыннан балык тотарга килегез

25 гыйнварда  Базарлы Матак буасында боз астыннан балык тоту бәйгесе үткәрелә.

Мондый кышкы ярыш оештыру соңгы елларда күркәм бер традициягә әйләнеп китте. “Быел балыкчылар бәйгесе үткәреләме?” – дигән сорау белән редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр, электрон почтабызга язучылар да булды.

Шулай итеп, киләсе шимбәдә сәгать 10 да һәвәскәр балыкчылар бәйгесе башланып китәчәк. Оештыручылар анда катнашучыларның буага сәгать 9 га җыелуын сорыйлар. 

Ачык бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Елдагыча, иң күп балык тотучы, балыкны беренче каптыручы, иң яшь һәм иң тәҗрибәле балыкчылар бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк. Катнашучылар балык каптыру өчен теләсә нинди җим куллана ала. Балык тотканда алар арасындагы ара 5 метрдан да ким булмаска тиеш. 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев