Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 23 кешегә карата материаллар судка юлланган

Районда быел ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 23 кешегә карата материаллар судка юлланган.

Мәгълүм булганча, административ штрафны закон белән билгеләнгән срокта түләмәү закон бозу булып санала, һәм моның өчен административ җаваплылык каралган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф  бу хактагы карар көченә кергән көннән соң  ике ай дәвамында түләнергә тиеш. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, штрафны вакытында түләмәгән өчен аның икеләтә күләмендә (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) штраф салу яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу  я булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү каралган.

Ел башыннан бирле районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 23 беркетмә төзелгән. Суд карары нигезендә, 6 кеше мәҗбүри эшләргә, 2 кеше административ кулга алуга, ә әҗәтле 4 кеше түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штрафка тартылган. Калган 11 эш әле судта карала.

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Ә инде кагыйдәләрне бозгансыз икән, моның өчен салынган штрафны вакытында түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев