Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Ел хатын-кызы”н һәм “Игелекле йөрәкле ир-ат”ны ачыкладылар

Әлки районы мәдәният йортында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең район туры узды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Анда биш номинациядә 15 конкурсант чыгыш ясады. Катнашучыларның барысы да – илгә-көнгә игелекле балалар үстерүче аналар, үз хезмәтләренең чын осталары буларак халык арасында танылган, ихтирам һәм абруй казанган райондашларыбыз.

Гел ир-егетләрдән генә торган жюрига (рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин) конкурсантлар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алырга ансат булмады.

Нәтиҗәдә төрле номинацияләр буенча “Ел хатын-кызы” исемен менә бу райондашларыбыз яулады:

“Хатын-кыз –ана” – Яңа Әнҗерә авылыннан биш бала анасы Румия Гобәйдуллина

“Хатын-кыз – өлкән буын героинясы” – Иске Матак авылыннан Людмила Калмыкова

“Язмышым – профессиям” – Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Зилә Сафиуллина

“Мәдәният һәм рухият” – Бибай Чаллысы авылы клуб мөдире Рәзинә Гыйниятуллина

“Игелекле йөрәкле ир-егет” – Карамалы авылы мәдәният йорты директоры Рамил Хәсәншин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев