Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Ел укытучысы” – Базарлы Матак мәктәбенең укытучысы

“Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабында Базарлы Матак мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Оксана Буланкина җиңүче булды.

Педагоглык стажы 18 елдан артып киткән бу мөгаллим – үз эшенең чын остасы. Ул “Безнең иң яхшы укытучы” республика бәйгесе җиңүчесе, мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны эш практикасында кыю кулланучы педагог. Хезмәтен чын күңелдән яратып, балалар белән уртак тел табып эшли белә, диләр аның турында коллегалары. Ә бит ул укыта торган 4 нче сыйныфта 27 бала. Алар белән төрле класстан тыш чаралар үткәрергә, ата-аналар белән элемтәдә торырга да вакыт таба Оксана Петровна.

Шушы ук мәктәпнең математика  укытучысы Наталья Ситдикова исә “Ел укытучысы” муниципаль бәйгесеннең “Педагогик дебют” номинациясе призеры булды. Мәктәптә әле берничә ел гына эшләүче бу яшь педагог та үзен тырыш, тынгысыз, эзләнүчән белгеч итеп күрсәтеп өлгергән. Алар “Ел укытучысы” зона бәйгесендә район данын яклап чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев