Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында елның беренче парына “ТАССРга-100 ел” истәлек билгесе тапшырылды

Әлки районы ЗАГС бүлегендә 2020 елның беренче пары бүген, 10 гыйнварда язылышты.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Түбән Колчурино авылы егете Федор Шакин һәм Чуаш Борнаеннан Ульяна Александрованың законлы никахларын теркәү тантанасына район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та килде. Ул яшьләрне бу зур һәм шатлыклы вакыйга – гаилә корулары белән котлады.

–Сезнең өйләнешүегез истәлекле һәм әһәмиятле вакыйгаларга бай елга туры килде. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, республиканың 100 еллыгын һәм районыбыз төзелүгә 90 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Шушы юбилейлар елында сез районда беренче пар буларак язылышасыз. Гаиләгез бәхетле, киләчәгегез матур булсын,–диде район башлыгы урынбасары.

Аннан Рәшит Билалов яшь парга  “ТАССРга-100 ел” истәлек билгесе һәм бүләк тапшырды.

Федор һәм Ульянаны законлы никахлары белән котлап, без алар белән берникадәр аралашып алырга да өлгердек. Алар инде дүрт ел дуслашып йөргәннәр. Һәм менә язмышларын бергә бәйләргә карар кылганнар. Казанда яшәргә ниятлиләр икән.

–Республика һәм районыбыз юбилейлары елнында беренче пар булуыбыз безнең өчен көтелмәгән сөенеч булды. 2020 елның гаилә кору өчен уңышлы ел булуына һич тә шикләнмибез. Күп нәрсә үзебездән тора бит. Бүген безгә бүләк ителгән “ТАССРга-100 ел” истәлек билгесе гаиләбезнең кадерле ядкәре булыр,–диделәр безгә яңа өйләнешкән яшьләр.

Бүген район ЗАГС бүлегендә өч парның никахы теркәлде. Иртәгә тагын бер пар язылышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев