Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында эшсезләр дә, эш бирүчеләр дә ярдәмсез калмас

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында апрель азагына кадәр Россиядә эшләми торган көннәр дип игълан ителде.

 

Бу чорда хезмәт хаклары ничек түләнер, эшсез калучыларга һәм эш бирүчеләргә дәүләт ярдәме булырмы? Шул хактагы сорауларга район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Алексей ШУВАЛОВ җавап бирә.

–Алексей Петрович, үзизоляция режимы вакытында эшләмәүчеләргә хезмәт хакы нинди тәртиптә түләнер?
–Россия Президенты указы нигезендә, бу чорда эшләмәгән көннәр өчен хезмәт хакы ничек бар, шулай түләнергә тиеш.
–Әгәр эшләми торган көннәр кешенең отпускысына туры килсә, ул озайтыламы?
–Бу ял я бәйрәм көннәре түгел, ә “вируска каршы”  эшләми торган көннәр. Шуңа хезмәткәр бу чорда ялда булса, аның отпускысы озайтылмый.
–Бу көннәрдә эшләрен дәвам итүчеләрнең хезмәт хаклары арттырылмыймы?
–Президент карары буенча, өзлексез эшли торган оешмалар, медицина учреждениеләре, даруханәләр, ашамлык-лар, беренче чиратта кирәк булган товарлар җитештерү белән шөгыльләнүчеләр, гадәттән тыш хәлләр вакытында кичектергесез эшләр алып баручылар, төзелеш, төзекләндерү белән шөгыльләнүчеләр эшләрен туктатмый. Аларга хезмәт хакы гадәттәгечә кала, арттырып түләү каралмаган.
–Эшсез калучыларга пособие ничек түләнәчәк?
–Эшен югалтып, мәшгульлек үзәгенә 1 марттан соң мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да апрель, май һәм июнь айларында эшсезлек буенча пособие автомат рәвештә югары планка буенча – 12130 сум күләмендә түләнәчәк. Эшсезлек буенча пособие дистанцион рәвештә рәсмиләштерелә. Моның өчен “Дәүләт хезмәтләре” порталына кереп, “Поиск  работы” дигән сылтама аша теркәлергә кирәк. Шуннан соң эш белән тәэмин итү үзәгенә паспорт, хезмәт кенәгәсе, белем турындагы документ күчермәләрен юллау зарур. Пособиене “Работа в России” порталында теркәлеп рәсмиләштерү тагын да уңайрак һәм тизрәк. Анда ничек эш итәргә өйрәткән инструкция дә бар.  
–Эш бирүчеләргә дәүләттән ярдәм бирү каралганмы?
–Әйе, үзизоляция режимы вакытында тулы куәткә эшләмәгән оешма-предприятиеләргә, шулай ук эшмәкәрләргә дә дәүләт ярдәм күрсәтәчәк. Әлеге ярдәмне алу өчен оешмалар җитәкчеләре, эшмәкәрләр “Труд всем” сайтындагы “Работа В России” порталында теркәлү узарга тиеш. Теркәлү узган очракта гына дәүләт ярдәмен алырга мөмкин булачак. Шуңа район оешмалары һәм эшмәкәрләр кичекмәстән әлеге порталда теркәлеп, үзләре турындагы мәгълүматларны калдырсыннар иде.
–Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Алексей Петрович.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев