Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иң оста укчылар – Чуаш Борнае мәктәбендә

Чуаш Борнае урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призларына пневматик мылтыктан ату буенча район ярышлары узды. ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, район төзелүгә 90 ел тулуга багышланган әлеге бәйгене ДОСААФ җирле оешмасы үткәрде.

Фоторепортаж

Ярышларга килгән укучыларны Чуаш Борнае мәктәбе директоры Николай Хвостов сәламләде. Аннан соң ДОСААФ җирле оешмасы җитәкчесе Марат Хөснетдинов ярышларны үткәрү тәртибе белән таныштырды, мәргәннәргә уңышлар теләде. Укучылар каршында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин чыгыш ясады. Ул патриотик тәрбиянең мөһимлегенә, яшьләрнең туган илне сакларга һәрчак әзер булырга тиешлегенә басым ясады.

Аннан соң укучылар мәктәп музеен карадылар, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның тормыш юлы белән таныштылар.

Борис Кузнецов – Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган иң яшь сугышчы. Бу дәрәҗәле бүләккә ул 17 яшендә тәкъдим ителә. 94 яшьлек полковник Борис Кузнецов – Татарстанда яшәүче, Бөек Ватан сугышында Герой Алтын Йолдызы белән бүләкләнгән соңгы фронтовик.

Герой Борис Кузнецов призларына 14-17 яшьләрдәге 50 малай һүм кыз ярышты. Һәр мәргәнгә алтышар ядрә бирелде. Аларның өчесе – сынау атулары, өчесе – зачет өчен. Чуаш Борнае мәктәбенең спорт залында киеренке көрәш барды, ул көннең икенче яртысында гына төгәлләнде.

Нәтиҗәдә мәйдан хуҗалары командасы беренче урынны яулады. Икенче урында – Яңа Салман, өченче – Татар Борнае мәктәпләре укчылары.

Иң яхшы укчы дип хөкемдарлар Түбән Әлки мәктәбе укучысы Марат Сәгыйровны атады. Икенче призер – Язилә Рәхмәтуллина, өченче – Динә Шәрәфетдинова. Кызлар икесе дә Яңа Салман мәктәбеннән.

Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Укучыларны ярышларга әйбәт әзерләгән укытучылар Вячеслав Филипповка (Чуаш Борнае мәктәбе), Фирьяз Кашаповка (Татар Борнае), Әхмәт Сафиуллинга (Яңа Салман) ДОСААФ оешмасы рәхмәт белдерде.

Елена Королева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев