Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иң яхшы почта хезмәткәрләрен бүләкләделәр

“Әлки хәбәрләре” район газетасына 2020 елның беренче яртыеллыгына язылдыру планнарын уңышлы үтәгән почта хезмәткәрләренә Рәхмәт грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдык.

Газета-журналларга язылу өчен бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. 2 декабрьдә почта хезмәткәрләре җыелышында  беренче нәтиҗәләр ясалды. Бу җыелышта “Әлки хәбәрләре” газетасына язылдыру буенча иң әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән пачтальоннарга бүләкләр тапшырдык. Алар – Базарлы Матак хат ташучысы Фәния Шәрапова (ул район газетасына 234 кешене язылдырган), Түбән Әлки почта хезмәткәре Гөлназ Фәттахова (80), Юхмачы хат ташучысы Фәнүзә Рәхмәтуллина (81). Бу тырыш хезмәткәрләргә һәм озак еллар дәвамында район почта бүлеген уңышлы җитәкләгән, күптән түгел эшеннән лаеклы киткән Лидия Чумановага “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалының Рәхмәт грамоталарын һәм истәлекле бүләкләр бирдек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев