Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Качману коенулары өчен ике авылда бәкеләр җиһазландырыла

19 гыйнварда православие христианнары Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Электән килгән гадәт буенча, бу көнне күпләр изгеләндерелгән бәкегә чума. Бәйрәм төнендә район храмнарында Качману гыйбадәтләре узачак.

Шулай ук  сулыкларда бәкеләр изгеләндерелеп, кешеләргә коену мөмкинлеге тудырылачак.

Әлки районы гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе (Руководитель управления гражданской защиты Алькеевского района) Лилия Гайфуллина хәбәр итүенчә, 18 гыйнвардан 19 ына каршы төндә (23.50 дән 03.00 гә кадәр) Базарлы Матакта Актай елгасында һәм Сихтермә-Хузангай авылы янындагы буада изгеләндерелгән бәкеләрдә чумарга мөмкин булачак.

Качману коенулары имин узсын, шатлык һәм канәгатьлек кенә китерсен өчен саклык чаралары күрү, кайбер кагыйдәләрне үтәү зарур.

Гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина искәртә:

–Качману бәйрәмендә бары тик тикшерелгән, рәсми төстә расланган урында гына коенырга кирәк. Әлеге бәкеләр хәвефсезлек таләпләрен истә тотып җиһазлана. Анда шулай ук коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре кизү  торачак, алар теләсә кайсы мәлдә ярдәмгә килергә әзер булачак. Мөстәкыйль рәвештә ясалган бәкеләрдә һәм махсус җиһазланмаган урыннарда чума күрмәгез. Рөхсәт ителгән  иорданьнар баскычлар һәм култыксалар белән җиһазлана. Анда суның тирәнлеге 1,5 метрдан артмый.

Базарлы Матак үзәк хастаханасе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев та әлкилеләрне Качману коенуларында сак эш итәргә, сәламәтлекләрен сакларга чакыра:

–Православныйлар иорданьда  коенуның файда гына китерәсенә ышынылыр, билгеле. Әмма күп кешеләргә бәкегә чуму катгый рәвештә тыела. Әйтик, йөрәк-кан тамырлары чирләре, шикәр диабеты, эчке әгъзалар ялкынсынуы, борын һәм тамак авырулары булганнарга салкын суда коену зур зыян китерергә мөмкин. Качману бәйрәмендә коенырга ниятләсәгез, һичшиксез үзегезнең участок терапевты белән киңәшегез. Чөнки бозлы суга чуму – организм өчен зур стресс.

Иорданьда коеныр алдыннан аз гына да алкоголь кулланырга ярамый. Кайберәүләр спиртлы эчемлекләр организмны җылыта дип уйлый. Ә чынлыкта ул киресенчә: алкоголь кулланып берничә минут узгач, кеше тәне җылыны чыгара башлый. Моннан тыш алкоголь йөрәккә дә начар тәэсир итә.

Бәкегә баш белән чумарга да ярамый. Суык тәэсирендә баш миендәге кан тамырлары кысылып, бозлы суда аңыгызны җуюыгыз ихтимал. Шулай ук бәкедә бер минуттан артык тормаска киңәш ителә, югыйсә организм нык суынырга мөмкин.

Иорданьга чумарга теләгән һәркем үзе белән башмак яисә йон оекбашлар, җылы киемнәр алып барсын. Суга чумгач, бәкедән тиз-тиз чыгып, йөнтәс сөлге белән тәнне ышкырга һәм коры җылы киемнәр кияргә кирәк. Тизрәк  җылыну өчен термоста кайнар чәй алып барсаң да яхшы,–дип киңәш бирә табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев