Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында халык яшәешен тәэмин итүче хезмәтләр эшләвен дәвам итә

Коронавируска каршы торуның иң үтемле юлы – өйдә утыру. Россия Президенты Владимир Путин илдә үзизоляция режимын 30 апрельгә кадәр озайтты.

Хәтәр чир әле чигенергә уйламый. Россиядә узган тәүлектә 1154 кеше инфекция йоктырган. Бу дүшәмбедә Татарстанда коронавирус инфекциялеләрнең 16 кешегә артып, 41 гә җитүе мәгълүм булды. Барлык очракларда да вирус читтән –Төркия, Франция, Израиль, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Доминикан республикасы, Мәскәүдән кайткан кешеләрдә ачыкланган. Соңгы тәүлектә республикада авыру йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вәзгыять белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты үзизоляция режимын бозган кешеләргә карата беркетмә тутыру мөмкинлеге бирелгән хезмәткәрләр санын арттырырга дигән указга кул куйган.

1 апрельдән үзизоляция режимын сакламыйча, башкалар гомерен куркыныч астына куючы физик затларга штрафлар суммасы 30 мең сумга кадәр күтәрелде.

Татарстанда икътисад өчен зур әһәмияткә ия заводлар, барлык саклану чаралары күрелеп, бу атнада эшли башладылар.

Районыбызда да халык тормышын, яшәешен тәэмин итүче оешма-предприятиеләр хезмәтен дәвам итә. Авыл хуҗалыгының барлык тармакларында – кырларда, фермаларда кызу эш кайный. Төзүчеләр, юл эшчеләре дә хезмәтләрен тулы куәткә алып баралар. Социаль хезмәтләр шулай ук эшен туктатмый.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бездә коронавирус йоктыру очраклары юк. Әмма һәр җирдә һәм һәркемгә саклану чараларын, үзизоляция таләпләрен тайпылышсыз үтәү зарур.

Табиблар әйтүенчә, коронавируслы кеше инфекцияне тагын өч кешегә йоктырырга сәләтле. Күп кешедә авыру симптомнарсыз узарга да мөмкин. Мондыйларның үзе дә белмәстән чирне башкаларга ияртүе ихтимал. Шуңа да аралашу-элемтәләрне мөмкин кадәр киметергә, өйдән бик сирәк, кичектергесез очракларда гына чыгарга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев