Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча эшче төркем җитәкчесе Ленар Әһлиуллин халык сорауларын җавап бирә

Оныкларны шәһәргә ничек озатыйк?

Районда эшләүче “кайнар линия”гә берничә кеше: “Шәһәрләрдә яшәүче балаларыбыз язгы каникулга оныкларны авылга кайтарганнар иде. Инде аларның дистанцион укулары башланды. Балаларны шәһәргә илтү өчен безгә нинди документлар кирәк?”– дип мөрәҗәгать иткән.

Бу сорауга районда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча эшче төркем җитәкчесе Ленар Әһлиуллин болай җавап бирде:

–Үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрәкәт итү хокукы бирә торган махсус рөхсәт алырга була. Татарстан хөкүмәте шундый смс-рөхсәт алуның тәртибен раслады. Моның өчен телефонда 2590 номерына смс-хәбәр җибәрергә кирәк. Анда  паспорт сериясе һәм номерын күрсәтү сорала. Исем-фамилияне, яшәү урынын язу кирәкми. Җавап хәбәре килгәч, сезгә ике сәгатькә өйдән чыгарга рөхсәт бирелгән дигән сүз. Бу вакыт җитмәсә, смс-рөхсәтне янә алырга була. Әмма бер кешегә көнгә ике тапкырдан артык рөхсәт бирелми.

Саулыкка куркыныч янаганда ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, азык-төлек сатып алырга кибеткә чыкканда, даруханәгә барганда, өйдән чүп-чар чыгарганда рөхсәт алырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев