Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршысы үткәрелде

Район мәдәният йорты фойесында купшы итеп бизәлгән чыршы янына мөмкинлекләре чикләнгән балалар Яңа ел бәйрәменә чакырылды.

Төрле авыллардан килгән малайлар-кызларны Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары – җәнлек-җанварлар каршы алды. Чыршы тирәсендә төрле уеннар уйнатып аларның күңелләрен күтәрделәр, Яңа ел турында маҗаралар тулы әкият күрсәттеләр. Балаларны бәйрәм белән тәбрикләргә район башлыгы Александр Никошин да килгән иде. Ул сабыйларга да, әти-әниләренә дә нык сәламәтлек, иминлек теләде. “Тырышып укыгыз, балалар, үзара аралашып, дус һәм тату яшәгез. Яңа ел һәркайсыгыз өчен уңышлы булсын. Барлык күркәм уй-хыялларыгыз тормышка ашсын!”–дип изге теләкләрен җиткерде. Район башлыгы шулай ук балаларын Чыршыга алып килгән әти-әниләрне дә бәйрәм белән котлады, “Проблемаларыгыз, хәл ителмәгән мәсьәләләрегез булса, социаль хезмәтләргә мөрәҗәгать итегез, сезгә һичшиксез тиешле ярдәм күрсәтелер”,–диде.

Бәйрәмгә чакырылган 115 балага татлы Яңа ел бүләкләре тапшырылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев