Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Полиция Кыш бабае” балаларга бүләк тарата

Район полиция хезмәткәрләре тормышта катлаулы хәлдә калган балаларны Яңа ел бүләкләре белән сөендерделәр.

“Полиция Кыш бабае” Бөтенроссия акциясенә кушылып, быел да эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре балаларга бәйрәм белән котладылар. “Бездә хәзер 25 гаилә исәптә тора. Аларда 46 бала тәрбияләнә. 14 яшькә кадәрге 21 малай һәм кызга бүләкләр әзерләдек”, – ди бүлекчәнең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова. Полиция хезмәткәрләре, Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, балаларның өйләренә барганнар, аларның яшәү шартлары белән танышканнар, мәктәптә ничек укулары белән кызыксынганнар, бәйрәм белән тәбрикләп, тәм-томнар тулы пакетлар тапшырганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев